Напоминание

Как себя вести за столом?


Автор: Дахрутдинова Роза Михайловна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ № 11 "Ландыш"
Населённый пункт: город Мамадыш, Республика Татарстан
Наименование материала: Конспект игрового занятия
Тема: Как себя вести за столом?
Раздел: дошкольное образование





Назад





Тема: «Табын янында үзеңне дөрес тотасыңмы?»

Мәктәпкә әзерлек төркеме очен сюжетлы – рольле уен.

Максат:
Кунакта үзеңне тота белү, табын янында матур утыру кагыйдәләрен ныгыту.
Бурычлар:
1.Тәрбияви:балаларда әдәплелек, башка кешеләргә карата, бигрәк тә өлкәннәргә карата, ихтирам тәрбияләү. 2.Үстерешле: диалогик сөйләм үстерү, матур сүзләрне сөйләм теленә кертеп, урынлы кулланырга өйрәтү, тема буенча алдан алган белемнәрне системалаштыру. 3 .
Белем

бирү
: Өстәл янында үзеңне тоту кагыйдәләре белән танышу, аларның көндәлек тормыштагы әһәмиятен балаларның аңнарына сеңдерү.
Шөгыль барышы:
Тәрбияче балалар янына керә: Балалар , Исәнмесез! Балалар:Исәнмесез! (Ишек шакыган тавыш) Тәрбияче: Балалар, сез кемне дә булса көтәсезме әллә ! (Балалар: юк) -Кем икән ул? (Балаларның җаваплары) Тәрбияче ишекне ача: Кирлемән булып киенгән малай керә. Тәрбияче: Исәнме Кирлемән. (Кирлемән бер сүздә әйтми, әйберләрне кулы белән тотып, актарынып йөри). Тәрбияче балаларга борылып: Нишләп Кирлемән минем белән исәнләшмәде? (Балаларның җаваплары). Тәрбияче балаларга исәнләшү кагыйдәләре турында сөйли: 1.Кеше белән очрашкач аның күзләренә карап сәләм бирергә кирәк, елмаеп сөйләшергә онытмагыз. - Балалар, кешеләр бер- берсе белән ничек, нинди сүзләр белән исәнләшәләр? Балалар: «Исәнмесез», «Сәлам», «Привет», «Хәерле иртә»,«Хәерле көн», «Хәерле кич». _Тәрбияче: Саубуллашканда: «Саубулыгыз» дип әйтергә онытмаска кирәк. Кирлемән тәрбиячене тыңла бетергәннә соң: Исәнмесез, Минем исемем Кирлемән. Мине гафу итегез. Минем гел киреләнеп торасым килә, булышыгыз миңа шул кирелекне җиңәргә! Тәрбияче: Әйдә, Кирлемән, рәхим ит, уз, утыр. Кирлемән: Утырмыйм!!! ( уйлап торганннан соң: башын иеп) – Гафу итегез! Утырам, рәхмәт!
Тәрбияче: Менә , Кирлемән, син үз габеңне таныдың, афәрин! -Балалар, безгә Акәбидән хат килгән, ул безне иртәгә кунакка чакыра.( Хат укый) Сез кунака йөрергә яратасызмы?(балаларның җаваплары) -Ә кунакта үзеңне ничек тотарга кирәклеген беләсеме? ( балаларның җаваплары) Кирлемән: Ә мине алып барасызмы? Ләкин мин үземне тота белмим. Тәрбияче: Әйдәгез, балалар , үзеңне кунакта, табын янында тоту кагыйдәләрен кабатлап үтәбез, Кирлемән дә безне тыңлап утырыр. Кунакта үзеңне тәртипле тотарга, табын әдәбен үтәргә кирәклеге турында Ризаэддин Фәхреддиннең киңәш-нәсыйхәтләрен тыңлап китик. “
Мәҗлес әдәпләре”
 Халык алдында әдәп белән үзегезгә лаек булган урыннарга утырыгыз.  Урындыкларга утырганда ятмагыз, бер якка авышмагыз! Аякларыгыздан берсен икенчесе өстенә куймагыз, җиргә типмәгез, уйнамагыз!  Сөйләүче булганда, яхшы тыңлагыз! Кеше тавышыннан өстен тавыш күтәрмәгез, сөйләүченең сүзен өзмәгез.  Халык каршында иң мәхәббәтсез кеше – мәҗлестә үз-үзен олы күрүчедер. “
Ашау әдәпләре”
 Ашарга утырган вакытыгызда иң элек кулларыгызны юыгыз вә яхшы сөртегез!  Үзегездән олы кешеләр булганда, алардан элек утырмагыз!  Зур-зур алмагыз, ашыкмагыз, яхшы чәйнәгез, кул вә киемнәрегезне буямагыз, табактан үзегез өчен бернәрсә дә сайламагыз, башкаларның ашавына карап тормагыз, комсыз булмагыз.
 Никадәр олы ялгышы булса да, аш янында һәркемне шелтәләмәгез вә һичкемнең гайбәтен сөйләмәгез!  Тәртипле, ягымлы булыгыз! Тәрбияче: Тәртипле, ягымлы булыр өчен матур сүзләр белергә кирәк. Без сезнең белән «Матур сүзләрне кем күбрәк белә?» дигән уен уйнап узарбыз, ә аныңчы бармакларны уйнатып алыйк әле.
«Бармак уены»
Баш бармак ала чынаяк, Имән бармак – тәлинкә, Урта бармак – чәнечке, Атсыз бармак аш сала. Чәнти бармак ала кашык, Утырырга , әйдә, ашык. «Матур сүзләрне кем күбрәк белә?» уены. Балалар түгәрәк ясап басалар, бер- берсенә туп бирәләр, матур сүзләр әйтәләр. Тәрбияче балаларга даими ярдәм итеп тора: *Исәнләшү сүзләре( исәнмесез, хәерле көн, ….) *Саубуллашканда ( саубул, очрашканга кадәр….) *Рәхмәт сүзләре: рәхмәт, мин бик шат… *Матур итеп сорау: зинһар өчен, миңа туп бир…) *матур итеп мөрәҗәгать итү( Әйтегез эле, зинһар өчен сүзләрен кулланып җөмлә төзү. Тәрбияче: күрәсезме , балалар, ничек матур итеп сөйләшә беләсез сез. Ә хәзер тагын бер уен уйнап үтәбез: Хәрәкәтле уен: «Дөрес, дөрес түгел!» Тәрбияче уен кагыйдәсен аңлата: Мин сезгә җөмләләр әйтәм. Әгәр тәрбияле кеше шулай эшләргә тиеш дип саныйсыз икән, кул чабасыз, юк икән - урында тыпырдыйсыз. Мисаллар: *Кунакны өең тәртиптә булганда чакырылар; *Кунакка алдан әйтмичә баралар; *Кунакны алдан чакыралар; *Кунака пычрак киемнәр белән баралар; *Кунакларны бер- берсе белән таныштыралар; *кеше өендә бөтен җирне актарып йөриләр; *очрашканда исәнләшмәсәң дә була; * кунакларны озатырга чыгалар. Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, сез барлык кагыйдәләрне дә беләсез. Кирлемән: Рәхмәт сезгә, балалар, мин дә бик күп матур гадәтләргә өйрәндем.
Тәрбияче:. Әйдәгез , баллар Акәбигә киттек. Ул безне көтә торнадыр, кунака соңга калып барырга ярамый.Иртәгә сәгатҗ унда Акәбигә барабыз. Үзебез белән күчтәнәч алырга кирәк. Нәрсә алырбыз икән( Балаларның җаваплары) Ә хәзер безгә саубуллашырга вакыт. Саубулыгыз! Тәрбияче: Балалар, бүген өйгә кайткач әниләрегезгә нәрсә сөйләрсез, нәрсәгә өйрәндек, дяирсез икән? (җаваплар) Балалар: Хушыгыз!


В раздел образования