Автор: Галимзянова Альбина Сазитовна
Должность: воспитатель
Учебное заведение: МБДОУ№53 "Светофорик"
Населённый пункт: Город Альметьевск РТ
Наименование материала: Образовательная деятельность
Тема: "Без пешердек ак калач"
Раздел: дошкольное образование
-
Балалар, әйдәгез әле, килгән кунаклар белән исәнләшик.
-
Исәнмесез.
-
Әйдәгез, матур итеп урыннарга утырышабыз. Балалар, без сезнең белән бик күп кенә татар һәм урыс
халкының әкиятләрен беләбез. Әйдәгез искә төшереп үтик әле, кайсылары сезгә бик ошады.
-
“Аю белән бабай”, “Чуар тавык”, “ Төлке белән каз”, “ Кем көчле” ,“ Йомры күмәч” “Кыз һәм икмәк”
“Ике ялкау”.
-
Ә хәзер мин сезне татар халкының тагын бер әкияте белән таныштырам. Әйдәгез барыбыз да матур итеп
утырыгыз. Бүген мин әкиятче булам. Әкият “Тычкан , тавыке, әтәч” дип атала.
(Тәрбияче балаларга сәнгатле итеп әкиятне сөйли, сөйләм барышында арткы якта курчак театры
ярдәмендә әкият сәхнәләштерелә)
Әкият
Әүвәлге заманда яшәгән, ди. Тычкан арпа башагы таба һәм шатлыгыннан кыткылдап җибәрә.
- Кыт - кытыйк! Кыт - кытыйк ! Арпа таптым, арпа таптым, аны тегермәнгә алып барып тарттырырга
кирәк. Кыт- кытыйк, кем бара?
- Мин бармыйм, чи-чи ! – ди тычкан.
-Кикрикүк!Кикрикүк! Мин дә бармыйм., мин дә бармыйм. – ди әтәч.
-Ярый, үзем тегермәнгә барам, арпаны он итеп тарттырып кайтам. –дип китә тавык. Онны тарттырып
бетергәч иптәшләренә дәшә:
-Ә онны өйгә кем алып кайта?
-мин алып кайтмыйм. – ди тавык, минем вакытым юк.
-Мин дә, кикрикүк, алып кайтмыйм, мин уйныйм.- ди әтәч.
-Яхшы , үзем алып кайтам инде өйгә онны болай булгач, дип тавык онны үзе алып кайта. Онны алып
кайткач камыр куярга уйлый һәм иптәшләренә дәшә:
-Тычкан, әтәч, килегез бире, әйдәгез камыр изеп куйыйк, кайсыгыз изә?
-Юк, мин измим-ди, тычкан.
-Мин дә измим-ди, әтәч.
Тавык камырны да үзе изхеп куя. Камыр әзер булгач мичкә ягарга кирәк була. Тавык тагын иптәшләрен
чакыра:
-Әтәч дус, тычкан әйдәгез мичкә ягыйк, кем яга?
-Мин яга белмим- ди әтәч
-Мин теләмим- ди тычкан-мин якмыйм.
Тавык мичне дә үзе яга. Мич янып беткәч ипине мичкә куяр өчен тавык әтәчне чакыра:
-Әтәч, мичкә ипине куй әле.
-Юк, мин куймыйм, әнә тычкан куйсын.-ди әтәч
-Юк, мин куймыйм, үзең куй тавык.- ди тычкан
-Ярар, дусларым, барысын да үзем эшләрмен.- дип тавык ипипне мичкә үзе куя.
Тәрбияче: Тавык барлык эшне үзе генә башкарды. Аның икмәге шундый уңган, кабарып, кызарып,
тәмле исләр чыгарып пешкән. Тавык куанып кычкырып җибәргән:
-Ипи пеште! Ипи пеште! Кем ашар икән?
Тычкан белән әтәч йөгереп килеп бенртавыштан:
-Мин ашый, мин ашыйм!-дигәннәр.
-Ә сез эшләдегезме соң? Арпаны кем тапты?
-Юк эшләмәдек.-дигән тычкан
-Син таптың.-дигән әтәч.
-Кем тегермәнгә алып барып он итеп тарттырды?
-Син. – дигән тычкан
-Кем тегермәннән алып кайтты?
-Син.-диде әтәч.
- Кем ипи пешерде?
-Син.
-Син безне гафу ит инде, тавык, без дөрес эшләмәгәнбезБашка алай эшләмәбезӘйеме, тычкан?.-ди әтәч
-Без башка вакытта сиңа гел ярдәм итәрбез,-ди тычкан.
-Ярый мин сезне гафу итәм, әмма исегездән чыгармагыз “Кем эшләми-шул ашамый” ди халык мәкале.
Ә хәзер әйдәгез бергәләп ипине ашыйк.
-Әллә-лә, әллә-лә
Без ипи ашыйбыз.
Менә шулай тавык аларны гафу иткән, бергәләп ипине ашаганнар. Алар хәзерге көндә дә бергә тату, бар
эшне дә бергәләп эшлиләр, ял итәләр икән. Шуның белән әкият тәмам.
-Балалар, сезгә әкият ошадымы?
-Әйе, ошалы.
-Бу әкияттә нинди геройлар катнаша?
-Тычкан, тавык, әтәч.
- Балалар, әкият ахырында тычкан белән әтәч тавыктан ни өчен гафу үтенәләр?
-Чөнки алар тавыкка ипи пешергә булышмыйлар.
-Әйе, алар берни эшләмичә ашарга утырмакчы булалар. Мәкалдә кем эшләми, шул нишли дип әйтелә
әле, Эльза?
-Ашамый.
-Бик дөрес, Эльза. Тавык та әтәч белән тычканга ни дип әйтә, Әнвәр?
-Кем әшләми, шул ашамый!- ди.
-Дөрес, Әнвәр. Шуңа күрә һәрвакытта да эшләп ашарга кирәк.
- Балалар, әйдәгез, бераз ял итеп алыйк. Без инде барыбыз да “Ак калач” дигән уенны беләбез,
шулаймы? Әйдәгез, матур итеп түгәрәккә басыйк.
(Уен “Ак калач”)
-Булдырдыгыз, балалар, күрәсезме бергә эшләгәч, бергә уйнагач ничек күңелле итеп ял итеп алдык.
Ә хәзер урыннарга утырышабыз. Балалар, әйтегез әле, хәзер елның нинди ел фасылы?
-Көз.
-Ә арпа к айчан өлгерә?
-Көз җиткәч.
(Слайд№1. Арпа рәсеме күрсәтелә.)
-Бик дөрес, көз көне өлгерә, ашлыкларны амбарларга ташыйлар. Тегермәнгә алып барып он ясыйлар.
(Тегермән рәсеме күрсәтелә)
-Оннан тәмле хуш исле ипи пешерәләр.
(Түгәрәк ипи рәсеме күрсәтелә)
- Болар барысы да кешеләрнең хезмәте. Димәк, балалар безнең барлык яшелчәләр, җиләк-җимешләр,
ашлыклар барысы да көз көне өлгерәләр.
-Ә сезнең нинди ипиләр күргәнегез бар?
- Кирпич сыман, түгәрәк , овал, ак, кара.
-Әйе, балалар,дөрес, хәзер бик күп төрле матур ипиләр, күмәчләр, калачлар, батоннар сатыла кибеттә.
Тылым, чәчәк сыман күмәчләр дә сатуда бар. Күмәч - ак төстә, кабарып пешкән. Чәй эчәр өчен тәмле
ипи төре; ә менә безнең кара ипи бар, ул көч-куәт бирә. Аларның һәрберсе үзенчә тәмле, файдалы.
(Һәрберсенең рәсеме күрсәтелә)
-Балалар, без дә бит сезнең белән узган шөгыльдә камырдан ипиләр, күмәчләр ясаган идек, ә буяп
бизәмәдек. Әйдәгез, һәрберегез үзегезнең ипи-күмәчен алып бизибез.
(Балалар үзләренең урыннарына барып утыралар)
-Ипи ак, кара, сырлы, кабарып пешкән, кызарган була.Буяган вакытта игътибарлы булыгыз!
Иң беренче итеп пумаланы суда чылатып алабыз, аннан кирәкле төсне алып буяп чыгабыз.
(бергәләп буйыйлар, музыка уйный)
-Бизәп бетердегезме? Әйдәгез, һәрберегез үзенең ипиен менә бу өстәлгә китереп куегыз әле.
(Өстәлгә китереп куялар)
- Күрәсезме, ничек матур итеп буядык ипиләрне?! Камилә син нәрсә буядың?
-Батон.
(Үзенең ясаган ипи төрен күрсәтә)
-Күрәсезме, ничек матур булган?! Бу нинди формада?
-Овал.
-Балалар, әйдәгез ипи кибете ясыйбыз. Мин ипи кибете дигән язу элеп куям. Рәхмәт сезгә, балалар.
Безнең шөгылебез бик күңелле һәм кызыклы үтте.
Әлмәт шәһәре “53-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы “Светофорик”
мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе”
Тема:
“... без пешердек ак калач”
Әзерләде:
Хәмидуллина Н. Ә.
Әлмәт, 2013
Максат: Әкиятне сәхнәләштерү аша аның эчтәлеген аңларга булышу;
Әкият геройларының характерларын ачыклау;
Тыңлый белү сәләтен үстерү.
Интеграция:
Сөйләм телен үстерү
Матур әдәбият
Нәфасәти тәрбия
Хезмәт
Физик тәрбия
Музыкаль тәрбия
Бурычлар:
Белем бирү бурычлары:
Милли төбәк компонентларын интеграцияләп балаларга хезмәт турында күзаллау формалаштыру,