Авторы: Валиева Гульшат Шагитовна, Файзуллина Люция Минихалимовна
Должность: воспитатели
Учебное заведение: МБДОУ "Детский сад №53 "Светофорик""
Населённый пункт: город Альметьевск, республика Татарстан
Наименование материала: конспект занятия в младшей группе по речевому пазвитию через фольклор
Тема: ”Светофорик”балалар бакчасы тәрбиячеләре
Раздел: дошкольное образование
Әби янында кунакта
Кечкенәләр төркемендә халык авыз иҗаты аша сөйләм телен үстерү
буенча белем бирү эшчәнлеге
Гөлшат ВАЛИЕВА, Люция ФАЙЗУЛЛИНА, Әлмәт шәһәре “53-нче
”Светофорик”балалар бакчасы тәрбиячеләре
Максат: Фольклор әсәрнең эчтәлеге аша бармак атамаларын истә калдыру,
бармак уеннары өйрәнү;
Тәрбия бурычы: халык авыз иҗатына кызыксыну уяту, өлкәннәргә ярдәм
итү хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның игътибарын, хәтерен, сәнгатьле сөйләмен,
бармакларының хәрәкәтчәнлеген үстерү;
Белем бирү бурычы: бармак уенары аша балаларның актив сүзлеген
арттыру, бармак исемнәрен дөрес итеп әйтүгә күнектерү
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм үсеше
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, нәфис-нәфәсати үсеш,
социаль – аралашу үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: әңгәмә, күрсәтмә, кабатлау, уен, үсендерү
Җиһазлар: Проектор, алмалар, тозлы камыр, берничә төрле ярма, “Баш
бармак бау ишә...” Д/Уены
Сүзлек эше: баш бармак, имән бармак, урта бармак, атсыз бармак, чәнти
бармак
Алдан үткәрелгән эш: бармак уеннарын кабатлау, халык иҗаты әсәрләре
белән таныштыру (“Паровоз” җырын, “Карга әйтә кар-кар” такмагын,“Күрсәт
әле, үскәнем” уен-җырын өйрәнү, табышмаклар чишү).
Эшчәнлек төзелеше:
1. Кереш өлеш: әбигә кунакка бару
2.Төп өлеш:
- әби бармак исемнәре белән таныштыра
- бармак уены өйрәнү
- физкульминут “Күрсәт әле, үскәнем” уен-җыры
- әбигә булышу: күмәчләрне бизәкләү
3. Йомгаклау
Эшчәнлек барышы.
Балалар ярымтүгәрәк ясап утырганнар.
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, сез кунакка йөрергә яратасызмы?
Балалар. Әйе.
Тәрбияче. Әйдәгез, без сезнен белән бүген әби янына кунакка барабыз. Без әбигә
күчтәнәчләр дә алып барырбыз. Ә нәрсә алып барабыз, анысын табышмакка җавап
тапкач белербез.
Алсу битле кыз үсте,
“Тып” итеп агачтан сикереп төште.
Нәрсә бу балалар?
Балалар. Алма.
Тәрбияче. Әйе, балалар, без әбигә күчтәнәчкә алмалар алып барырбыз.
Ничек уйлыйсыз, ә без кунакка нәрсә белән барырбыз икән?
Балалар. Машина, автобус, поезд..
Тәрбияче. Без бүген сезнең белән поездга утырып барырбыз. Әйдәгез, бер-
бер артлы тезелеп басыйк та күңелле итеп “Паровоз” җырын җырлап барыйк
(Бер бер артлы басып поезд ясыйлар, “Паровоз” җырын җырлап баралар.
Диск “Туган телдә сөйләшәбез, 2-3 яшь”) Слайд 1(Әбинең өе) Менә,
балалар, без әбигә килеп тә җиттек. Карагыз әле, әбинең өе матур итеп
җыештырылган. Әби үзе кайда икән сон әле?
(Әби керә.)
Әби. Иии, монда мина кунаклар килгән икән! Исәнмесез, балакайларым,
хәерле иртә!
Балалар Хәерле иртә!
Тәрбияче. Менә әбекәй, без сина күчтәнәчкә алмалар алып килдек.
Әби. Рәхмәт, балакайларым.
Тәрбияче. Әбекәй, әйт әле, өең чиста, матур, барысына да ничек өлгерәсең
син?
Әби Минем ярдәмчеләрем бар бит!
Тәрбияче. Нинди ярдәмчеләр алар?
Әби. Минем кулларым – минем ярдәмчеләрем алар, бөтен эшне дэ эшлиләр.
Кая, сез дә кулларыгызны күрсәтегез әле, балалар (Күрсәтәләр). Ә сез
кулларыгыз белән ниләр эшлисез?
Балалар. Ашыйбыз, уйныйбыз, рәсем ясыйбыз...
Әби. Әйтегез әле, сездә ничә кул бар?
Балалар. Ике кул.
Әби. Ә кулларда безнен бармаклар бар. Ничә бармак бездә?
Балалар. Күп.
Әби. Әйе, бездә күп бармаклар бар. Менә шул бармакларның һәрберсенең
исеме бар. Менә бу бармак үзе кечкенә булса да бөтен бармакларга баш
булып тора, чөнки бу бармак карандашны да, калакны да, көрәкне дә тотарга
булыша, шуңа күрә анын исеме дә баш бармак. Бу нинди бармак? (Ба- а-аш
бармак). Монысы имән бармак. Бу нинди бармак? (Имә-ән бармак). Бу бармак
иң уртада урнашкан, шуңа күрә ул урта бармак дип атала. Бу нинди бармак?
(Урта-а бармак). Ә менә бу бармакның атамасы юк, шуңа аны атсыз бармак
дип йортәләр. Бу нинди бармак7 (Атсы-ыз бармак). Ә менә бу ин нәни, ин
кечкенә бармакның исеме чәнти. Бусы нинди бармак? (Чәнти-и бармак) .
Шушы бармакларның исемнәрен истә калдыру өчен, мин сезне бармак уены
белән таныштырам, тынлагыз.
Баш бармак – бау ишә,
Имән бармак – имән кисә,
Урта бармак – утын яра,
Атсыз бармак - ат җигә,
Чәнти бармак – чәй эчә!
Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, баш бармак нишли? (Слайд 2) (Бау ишә).
(Индивидуаль һәм күмәк кабатлаулар). Имән бармак нәрсә кисә? (Слайд 3)
(Имән кисә). Урта бармак нәрсә яра? (Слайд 4) (Утын яра). Атсыз бармак
нәрсә җигә? (Слайд 5) (Ат җигә) . Чәнти бармак нишли? (Слайд 6) (Чәй эчә)
Әби. Менә өйрәнеп тә куйдыгыз. Әйдәгез, тагын бер кат кабатлыйк әле.
Баш бармак ....( бау ишә),
Имән бармак ...( имән кисә),
Урта бармак ...( утын яра),
Атсыз бармак ...( ат җигә),
Чәнти бармак –...(чәй эчә)!
Тәрбияче. Әбекәй, безнең балалар үзләре дә бик күп һөнәрләр беләләр. Без
сина хәзер җырлап уйнап күрсәтәбез.
Физкультминут. Җырлы уен “Күрсәт әле үскәнем”
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек утын кисәләр?
Менә шулай, менә шулай
Шулай утын кисәләр
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек җиләк җыялар?
Менә шулай, менә шулай
Шулай җиләк җыялар
Күрсәт әле, үскәнем,
Ничек итеп бииләр?
Менә шулай, менә шулай
Шулай итеп бииләр
Әби. Сез бик күп һөнәрләр беләсез икән. Бәлки, миңа да булышырсыз?
Тәрбияче. Булышабызмы, балалар? (Әйе) Ә нинди ярдәм кирәк сон сиңа
әби?
Әби. Мин күмәч пешерергә дип камыр куйган идем, менә шул күмәчләрне
ярмалар белән матур итеп бизәргә кирәк.
Тәрбияче. Карагыз әле балалар, менә монда төрле ярмалар бар, шулар белән
кумәчләргә бизәкләр ясыйк әле (Тозлы камырдан ясаган шарчыкларга торле
ярма, борчаклар белән бизәкләр ясыйлар) Тәрбияче балалардан сораштыра.
Гүзәл, син нинди бизәк ясыйсың? (Чәчкә). Ә син Рүзәл, нәрсә белән
ясыйсың? (борчак белән) һ.б. Менә әбекәй, безнен күмәчләр әзер.
Әби. Бигрәк матур итеп ясагансыз инде, балакайларым. Менә монда
кабарырга куйык та соныннан мичкә тыгармын. Сез әле бәлки менә шул тәм-
томнар турында такмаклар да беләсездер?
Тәрбияче. Беләбезме, балалар? (Слайд№7) Әйдәгез искә төшерик әле.
Карга әйтә: кар-кар,
Мичтә бәлеш бар-бар
Мичтән бәлеш алыр идем,
Өйдә кунак бар-бар.
Әби. Менә, бик күп нәрсәләр беләсез икәнсез бит. Сез миңа бик ошадыгыз
балалар. Менә шулай бармакларны һәрвакыт эшләтеп, хәрәкәтләндереп
торсагыз, үзегезгә дә рәхәт булыр, бөтен эшкә өйрәнерсез. Ә бармак
исемнәрен истә тотар өчен мин сезгә менә мондый уен бүләк итәм, шуңа
карап сез бармак исемнәрен гел белеп торырсыз. Ә бу алмаларны миннән
үзегезгә күчтәнәч итеп алыгыз (Д/У һәм алмаларны бирә)
Тәрбияче. Балалар, сезгә әби янында кунакта ошадымы?
-
Бу бармакның исеме ничек?
-
Баш бармак нишли?
-
Чәнти бармак зурмы, кечкенәме?
-
Сезнең тагын кем янына кунакка барасыгыз килә?
Тәрбияче. Рәхмәт сина әби. Балалар, безгә үзебезнен группабызга
кайтырга вакыт җитте инде, әйдәгез әби белән саубуллашабыз
Балалар Сау бул, әби
Әби. Сау булыгыз, балалар, тагын кунакка килегез!